"Математика иленә сәяхәт" уртанчылар төркеме өчен күңел ачу кичәсе.
11 февраля 2016
Тема.“Математика иленә сәяхәт”.
Максат:
- Балаларның әйберләрнең зурлыклары, геометрик фигуралар , саннар турында белемнәрен ныгыту.
- Тирә-юньдә ориентлашуны, тәүлек вакытларын әйтә белүне күнектерү.
- Төрле уеннар аша күңел ачу кичәсенә кызыксыну уяту, балаларны активлаштыру, күтәренке кәеф булдыру.
Җиһазлар:
Көймә макеты (лентадан ясалган).
“Өч аю” әкиятенә рәсемнәр(3шәр аю,кашыклар,тарелкалар,урындыклар).
Аю маскасы (уен өчен җыр фонограммасы).
Геометрик фигуралар (төрле төстә,зурлыкта).
Геометрик фигуралардан шәһәр рәсеме.
Һәр балага конвертта геометрик фигуралар җыелмасы.
Куян маскасы,торле рәсемнәр.
Күрсәтү өчен 1-5 цифрлар,
Балаларга цифрлы маскалар(1-5)
Мәсъәләләргә презентацияләр
Поезд рәсеме(вагоннарга 1-5 цифрлар)
Барышы
Тәрбияче: Исәнмесез балалар!
Балалар: Исәнмесез!
Т: Балалар безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик.
Б: Исәнмесез! Хәерле көн!
Оештыру.
Т: Балалар сез сәяхәт итәргә яратасызмы?
Б: әйе.
Т: Бүген без сезнең белән математика иленә сәяхәткә барырбыз. Бу илдә бик күп һәм кызыклы шәһәрләр бар икән. Һәр шәһәрдә безне үзенчәлекле биремнәр һәм уеннар көтә. Безгә елга аша чыгарга кирәк булыр. Шуңа күрә без зур көймәдә сәяхәт итәрбез. Бу тылсымлы көймәгә без тыныч кына, күзләрне йомып кына утырып барырбыз.
Ягез көймәгә утырдык.
Балалар көймәгә утыралар(елга шаулавы көе кушыла 0,5-1мин.)
Т: Күзләрегезне ачыгыз. Без килеп җиттек.(балалар әкиятләр шәһәре янына киләләр)
Т: Бу “Әкиятләр шәһәре”. Сез әкиятләр яратасызмы?(әйе).
Т: Сез тактада нәрсәләр күрәсез? (аюлар, 3 аю)
Т: Бу аюлар кайсы әкияттән? (өч аю)
Т: Әйе бу “Өч аю” әкиятеннән килгән аюлар. Аларга ярдәм итәргә кирәк.
-Аларны зурдан кечерәя бару тәртибендә тезәргә кирәк. Ягез тезеп күрсәтегез(1 бала).
-Хәзер кем аюларның һәрберсенә тарелкаларны дөрес итеп тезеп күрсәтә?(1 бала).
-Кашыкларын кем дөрес итеп тезеп күрсәтә?(1бала)
-Урындыкларын кем дөрес итеп тезеп күрсәтә?(1 бала)(зур аюгазур урындык,аннары кечкенәрәге,иң кечкенәсе)
Аю өненнән уянып чыга.
(кирелә,сузыла)
Аю: Мин кая килеп эләктем
Т:” Әкиятләр шәһәренә”, күңел ачу кичәсенә.
Аю: Әллә яз да җиттеме?
Б:Әйе.
Аю: Балалар каян белдегез яз җиткәнен?(балалар:карлар әреде, тамчылар тамды, кошлар җылы яктан кайтты,кояш нык җылыта,кошлар сайраша һ.б.)
Аю: әйе шул, яз җиткән ля-ля-ля-ля.... (сикерә, шатлана, әйләнә)
Аю: Сез мине шатландырдыгыз! Сезнең белән “Җиләк җыям” уенын уйнап алыйк әле!
Уен “Җиләк Җыям, как коям”(җыр:фл.№12)
Аю: Мин сезгә күчтәнәчләр алып килдем.Ягез әле саныйк,нәрсәләр бар икән?(күрсәтә,саныйлар балалар)
Аю: Сезнең белән күңелле, ләкин миңа урманга китәргә кирәк. Сау булыгыз балалар!
Б: Сау бул аю!
Т: Без сәяхәтебезне дәвам итик.Көймәгә утырыйк.
Балалар көймәгә утыра.
Т: Күзләрегезне ачыгыз. Без “Геометрик фигуралар шәһәренә” килеп җиттек.
Балалар карагыз әле бу шәһәр гел геометрик фигуралардан тора? Нәрсәләр бар соң монда геометрик фигуралардан?(өйләр квадрат,өй түбәсе өчпочмак,тәрәзә квадрат һ.б.
Геометрик фигуралар нәрсәләре белән аерылалар?(төсләре,формалары,зурлыклары)
Т: Әйдәгез әле геометрик фигуралар белән уен уйнап алыйк.
Өстәл уены “Геометрик фигураларны аер”уйнау.
(балалар төсләре,формалары,зурлыклары буенча аерып күрсәтәләр)
Т: Булдырдыгыз балалар!
Куян керә.
Куян: (йөгереп керә) Уф-уф ардым,чаптым,алай да сезне эзләп таптым.
Т: Нәрсә булды Куян?
Куян: Мин геометрик фигуралар шәһәренә килгән идем.
Тәрбияче: Кайчан килдең соң син?
Куян:Төнлә,ай иртән,юк көндез, юк кич. Белмим буталдым.
Т: Әйдәгез балалар тәүлек вакытларын тәртибе буенча әйтеп күрсәтик Куянга.
(балалар:иртән,көндез,кич,төн)
Куян: Әйе-әйе исемә төште: иртән торып ашадым да көймәгә утырып монда килдем,монда уйнадым түп-түгәрәк кәбестәләр ашадым, йоклап та алдым.Кич җиткәнче миңа кайтырга кирәк,тунымны да алыштырасы бар, көймәм дә йөзеп киткән.Мине дә үзегез белән алыгыз әле?
Т: Әйдәгез бергәләп ял итеп алыйк әле.
Җырлы биюле уен: “Матур уен”
Куян: Минем матур рәсемнәрем бар, мин сезгә аларны күрсәтермен, ә сез нинди геометрик фигурага ошаган шуны күтәрерсез.
Уен”Нәрсәгә охшаган”(конверллар б/н)
Куян: Сез бик тапкырлар икәнсез!
Т: Балалар сәяхәтне дәвам итик, куянны да үзебез белән алыйк.
Балалар көймәгә утыра.
Куян: Сау булыгыз балалар! Рәхмәт сезгә!
Б: Сау бул Куян!
Т: Менә без саннар шәһәренә килеп җиттек.
Т: Ничәле цифрларын күрәсез,атагыз?(балалар :1,2....)
Т: Цифрларны 1-5 кә кадәр дөрес итеп тезәргә кирәк.Кем тезеп күрсәтә(Балалар тезәләр)
Т:цифрлар турында кемнәрнең матур шигырьләре бар,сөйләп күрсәтегез?
(балаларга цифрлы маскалар кигерелә)
1 бала: Бер саны туры таяк,
Таянсаң таймый аяк.
2 бала: Ике саны бик кызык
Муеннын сузган каз кебек.
3 бала: Елан кебек бөтерелә-
Әллә моның бар җаны?
Юкны уйлап баш ватма син,
Бу бит гаҗәп”өч” саны.
4 бала: Дүртле саны- сөялмәле
Әйләндергән урындык.
Ипләбрәк сана әле-
Анда ничә буынтык?
5 бала: Мәктәптә иң көчлесе,
Ул бит “бишле” билгесе!
Т: Балалар бер бик кызыклы уен уйнап алыйк.
Уен “Ничәле цифры төшеп калган
(балалар төшеп калган цифрларны табып вагоннарга утырта)
Т: Ничәле цифры төшеп калган?(балалр табып урнаштыра)
Т: Балалар безнең тылсымлы экраныбыз да бар әле. Тылсымлы эранда нәрсә бар икән?
Экран кабына(тавышлы сораулар чыга)
Т: Экранда нәрсәләр күрдегез?
Экранда мәсъәләләр чишү.
(1-11 презинтация)
Т: Әйдәгез бераз уйнап ял итеп алыйк.
Хәрәкәтле уен”Кошлар ояда”уйнала(кошлар тавышы көенә)
Т: Кемнәр шигъри мәсъәләләр йөрәнде сөйләп күрсәтегез әле.
1 бала Йөзеп керде төрле кошлар
Зәңгәр күл уртасына.
Игътибар белән кара да,
Күлдә ничә каз ? Сана.
2 бала Туплар алып кайтты Куян
Уллары, кызларына
Өч зәңгәр туп, ике сары
Барысы ничә? Сана.
3 бала Керпе салды кәрзиненә
Ике гөмбәнең берсен.
Ничә гөмбә үсеп калды
Җавабын әйт әле син.
4 бала Чыршыдагы өч күркәнең
Җиргә төште икесе.
Уйлап әйт,хәзер чыршының
Калды ничә күркәсе?
5 бала Дүрт күгәрчен килеп кунды
Келәтнең түбәсенә.
Берсе кире очып китте
Ничә калды? Әйт менә.
Т: Булдырдыгыз! Сез бик тапкырлар икәнсез! Төгәл җаваплпр да бирдегез.
Хәзер көймәгә утырып балалар бакчасына кайтырбыз.
Көймәдә кайту.
Т: Балалар сезгә сәяхәт итү ошадымы?(әйе)
Безнең күңел ачу кичәбез тәмам.
“Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №4 балалар бакчасы”
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Математика иленә сәяхәт
Уртанчылар төркемендә күңел ачу кичәсе.
Үткәрүче тәрбияче Садыкова Р.Р.
2013 ел.